«Сәләт» яшьләр үзәге директоры түләүсез җәйге аланнар турында сөйләде

«Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова түләүсез катнашып була торган җәйге аланнар турында сөйләде.
«Бездә дәүләт тарафыннан түләнә торган аланнар бар. «Болгар – Туган тел» аланының ике сменасы да әти-әни һәм бала өчен бушлай, Биләрдә узачак 6 смена да бушлай була», – диде ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында.
«Болгар – Туган тел» аланы 12-18 июнь һәм 20-26 июньдә оештырыла.
«Ике төрле юллама бар, берсенә дәүләт тарафыннан акчалата субсидия бирелә, икенчесе – әти-әниләр тарафыннан түләнә. Әти-әни алган 18 көнлек юлламага көненә 5 тапкыр ашату, программа, футболкалар, куен дәфтәрләре һәм башкалары, гомумән базада тору шартлары керә. Республикада уртача бәя ничек булса, бездә дә шул бәя», – дип аңлатты ул аланнарга түләүле юлламалар турында.

Фото: © Рамил Гали
Былтыргы кешбэк программасының быел булмавын да әйтте.
«Былтыр «Ростуризм» тарафыннан кешбэк программасы оештырылган иде, алан өчен түләүләрнең 50 проценты ата-анага кайтарылды. Быел андый программа юк», – дип аңлатты ул.