news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Сәләт» яшьләр үзәге директоры: Биләр форумында балалар өчен яшәү шартлары бик уңай

Россиядә башка андый чатырлы ярымстационар форум юк, ди Айгөл Габдрахманова.

«Сәләт» яшьләр үзәге директоры: Биләр форумында балалар өчен яшәү шартлары бик уңай
Салават Камалетдинов

«Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова Биләрдә узачак форумда балалар өчен яшәү шартлары турында сөйләде.

«Россиядә башка андый чатырлы ярымстационар форум юк. Балалар зур чатырларда яши. Караватларда махсус матрас, йокы капчыгы бар. Балалар җылы, яхшы караватларда йоклый. Юыну шартларына килгәндә, кайнар су да, салкын су да бар. Заманча юыну бүлмәләре, душлар тора. Ашау шартларына килгәндә, балаларны биш тапкыр бик тәмле һәм сыйфатлы ашаталар. Стационар пешерү бүлмәсе бар, көн саен яңа продуктлар китерәләр», – диде ул «Татар-информ» агентлыгында узган очрашуда.

Айгөл Габдрахманова уку-укыту чатырларының да кондиционерлар белән тәэмин ителгәнен әйтте. Форум мәйданчыгында атынгычлар, аралашу өчен махсус урыннар, спорт мәйданчыклары, заманча технологияләр белән тәэмин ителгән зур сәхнәнең булуын да искәртте.

26 июньнән 8 августка кадәр Татарстанның Биләр тарихи-археологик музей тыюлыгында XI Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100