Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Сәләт» укытучылар өчен «Татар теле – халкым теле» исемле яңа иҗади бәйге игълан итте
ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Сәләт» яшьләр оешмасы укытучылар өчен «Татар теле – халкым теле» дип аталган яңа проект башлап җибәрде. Чараның максаты – Россия төбәкләрендә татар теленең дәрәҗәсен арттыру һәм укытучыларга тәҗрибә алышу өчен уңайлы мәйданчык булдыру. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова хәбәр итте.
«Без бу бәйгене беренче тапкыр оештырабыз. Бу – татар теле укытучыларын берләштерүче зур проект. Татарстанда гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә дә яшәүче һәм татар телен үстерү өчен көч куючы укытучыларны, остазларны көтеп калабыз. Конкурс берничә этапта узачак. Хәзерге вакытта читән торып сайлап алу этабы бара», – диде ул.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, проект 48 ел буе балаларга белем биргән Бөек Ватан сугышы ветераны, легендар укытучы Шәүкәт Сөләйманов истәлегенә багышланган.
Фото: © «Татар-информ» / Солтан Исхаков
Бәйге ике этапта уза: читтән торып (онлайн) һәм Чувашиянең Батыр районы Кызыл Чишмә авылында урнашкан «Сәләт-Батыр» яшьләр үзәгенә барып катнашу.
Конкурста катнашу өчен укытучыларга ике төрле юнәлеш тәкъдим ителә. Беренчесе – татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен. Биредә милли мирасны, йолаларны һәм халык авыз иҗатын кулланып, уен формасында дәресләр үткәрү осталыгы бәяләнәчәк. Икенче юнәлеш үз фәннәрен (шул исәптән татар телен дә) татарча укытучы педагоглар өчен каралган. Бу номинациядә уку-укыту процессында заманча технологияләр, ясалма фәһем һәм компьютер уеннары куллану тәҗрибәсе тәкъдим ителәчәк.
Беренче юнәлешкә гаризалар 1 декабрьгә кадәр кабул ителә, ә «Сәләт-Батыр» үзгендә очрашу 17-20 декабрьгә билгеләнгән. Икенче юнәлештә катнашучыларны бәяләү 2026 елның гыйнвар-апрель айларына планлаштырылган.
Иҗади бәйге-семинарның методисты Гөлфия Габдуллаҗанова әйтүенчә, бәйгегә эшләрне татар теле һәм әдәбияты укытучылары гына түгел, ә балалар бакчаларында эшләүчеләр һәм студентлар да җибәрә алар. «Иң мөһиме – татар теленә карата мәхәббәтне чагылдыру», – диде ул.
Фото: © «Татар-информ» / Солтан Исхаков
Катнашу өчен xat@halkimtele.org электрон адресына резюме, тематик эссе һәм дәрес сценариен җибәрергә кирәк.
Финал этабында, конкурсантлардан тыш, Чувашия һәм Татарстан, Марий Эл, Мордовия, Түбән Новгород һәм башка күрше төбәкләрдән килгән 50 укытучы һәм 50 укучы катнашачак. Алар өчен махсус семинарлар, остаханәләр һәм мәдәни программа каралган.
Оештыручылар билгеләп үткәнчә, ике проекттан тупланган иң яхшы методик материаллар бер электрон җыентык итеп бастырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз