news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Сәләт-Мирас» аланында «Аулак өй – көрәш» проекты ярышы Тукайга багышлана

Бүген «Сәләт-Мирас» уку-укыту һәм сәламәтләндерү аланында башлангыч сыйныф укучылары өчен әдәби көрәш була. Россиядә «Педагог һәм остаз» елы, Татарстанда «Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр» елы уңаеннан җәйге ялларда белем бирү һәм ял лагерьларында зона ярышлары уздырыла.

«Бәйге Габдулла Тукайның иҗаты һәм тормыш юлына багышлана. Нәниләр өчен «Аулак өй – көрәш» биремнәре дә, яшь категориясен истә тотып, үзенчәлекле форматта төзелде. Әйтик, бәйгенең беренче раундында балалар сүзләрдән шигырь «язмый», ә пазллардан әдипнең әкиятләрен төзеп, эчтәлеген сөйләп бирергә тиеш. Габдулла Тукай иҗатын белүне бәяләү дә «балл»лар белән түгел, һәр команда кәрзиненә тәм-том белән исәпләнәчәк», – диде «Татар-информ»га проектның җитәкчесе Сәрия Закирова.

  • Татар әдәбияты классикасын бергәләп уку, яшь буынга гореф-гадәт, милли йолаларны өйрәтү максаты белән оештырылган «Аулак өй – көрәш» төбәкара проекты Татарстанның Мәгариф һәм фән, Мәдәният, Яшьләр эшләре министрлыклары, Татарстанның мәдәният ресурс үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте, ТРның Студентлары Лигасы, ТРның «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды ярдәме белән гамәлгә куела.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100