Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сәләт йортында «Сәмрух» XI республика премиясенең сайлап алу этаплары старт алды
Сәләт йортында «Сәмрух» XI Республика еллык премиясенең сайлап алу этаплары старт алды. «Сәмрух» премиясе 2015 елдан бирле Сәләт хәрәкәтендә катнашкан сәләтле балаларны һәм талантлы яшьләрне бүләкләү, хәрәкәт активистларының, партнерларның, проект авторлары һәм оештыручыларының эшен бәяләү максатыннан гамәлгә куела.
Иҗади эшчәнлектә актив катнашучы балалар, яшьләр һәм остазлар 18 номинациядә көч сынаша.
Сәләт йортында «Ел сәлкеше», «Ел өлкән әйдаманы», «Ел методисты», «Ел директоры», «Ел кулдашлары», «Ел аланы», «Сәләт җырлый» номинацияләре буенча сайлап алу этаплары уза. Жюриның хөрмәтле әгъзалары финалистларның чыгышларын бәяли һәм җиңүчеләрне билгели.
2 декабрьдә «Ел кулдашлары» 2025 ел номинациясенең сайлап алу этабы узды. Финал этабында экспертлар советы катнашучылар белән әңгәмәләр үткәрә, алар әзерләгән чыгышларны карый һәм бәяли.
Финалистларны сайлап алу этаплары 2025 елның 25 ноябреннән 2026 елның 22 гыйнварына кадәр дәвам итә. Жюри әгъзалары инде «Ел өлкән әйдаманы», «Ел директоры» һәм «Ел кулдашлары» номинацияләрендә җиңүчеләрне билгеләде. Алда тагын 6 номинация буенча сайлап алу этаплары көтелә. Җиңүчеләрнең исемнәре 2026 елның февралендә премия тапшыру тантанасында билгеле булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз