news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Сәләт» форумында катнашучылар медиа өлкәсендәге яңа трендлар белән танышачак

Кичә «Сәләт» форумының дүртенче сменасы - Медиа Биләр Форум старт алды. Ул 26 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Медиа Биләр Форумында төбәк Сәләт клублары лидерлары, Татарстан Республикасының мәктәп яки район активистлары, башка төбәкләрдә үткән фән олимпиадалары һәм конференцияләрнең призлы урын ияләре катнашачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Смена медиаресурслар белән эшләүнең актуаль ысулларына багышланачак. Иҗади лабораторияләр һәм остаханәләр вакытында сәлкешләр ТВ-журналистика, фото һәм видео, подкастлар, блогинг һәм социаль челтәрләр алып бару юнәлешләре буенча цифрлы контент төзү үзенчәлекләре белән таныша алачак.

Смена кысаларында Татарстан һәм Россиянең әйдәп баручы белгечләре остаханәләр уздырачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot