news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Сәләт» форумында: «Асыл гаилә» җыены – «Сәләт» форумының бер кульминациясе булып тора

«Сәләт» форумында: «Асыл гаилә» җыены – «Сәләт» форумының бер кульминациясе булып тора
Фото: «Татар-информ», Юлай Низаев

Агымдагы елда «Сәләт» Халыкара яшьләр уку-укыту форумының 31нче сезоны булды. Аның кысаларында «Асыл гаилә» җыены да узды. Казандагы 177нче санлы гимназия бинасында урнашкан «Сәләт»нең «Алмагач» мәктәбендә укытучы Тюльпан Минһаҗева да форум һәм җыен турында тәэсирләре белән бүлеште.

«Нәрсә минем өчен «Сәләт»? Бу сорауга мин хәтта ки өч сәгать буена җавап бирә алам. Чөнки мин «Сәләт»кә балачактан ук килә башладым. Беренче тапкыр Биләр каласына 2003 елда сәлкеш буларак килдем. Аннан соң әйдаман һәм башҗитәк булып та йөрелде. Хәзер инде еллар үткәч, гаиләм дә булды, балаларым да үсеп килә. Һәм мин «Сәләт»кә остаз буларак кире әйләнеп кайттым. Мин укытучымын. Һәм һәр җәйнең шушындый кызу айларында «Сәләт» үзенә тартып тора. Үзенә күрә бер магнитизмы бар сыман. Иң башта без остазлар форумына җыелабыз һәм бу «Асыл гаилә» җыены – «Сәләт» форумының бер кульминациясе булып тора», – диде ул «Татар-информ»га.

Шулай ук әңгәмәдәш, «Сәләт»нең елдан-ел үзгәрүен асссызыклап үтте.

«Әйтергә кирәк, «Сәләт»тә гаиләләр, балалар бик күп. Монда елдагыча искиткеч кызыклы программа әзерләнә. Үземне биредә балачакка кайткан кебек хис итәм, үткәннәрне дә искә төшерәбез, яңа танышулар да барлыкка килә. Шуннан соң мәктәптәге эшем өчен яңа белемнәр дә туплыйм. Укучыларым белән күрешеп, сөйләшеп алу өчен дә менә дигән форсат. Әле менә ирем, өч улым да килде. Бергә ял итәбез, бергәләп күңел ачабыз. Елдан-ел «Сәләт» үзгәреп тора. Һаман да үсештә, күпкырлылана. Яңа килгән катнашучылар – яңа яңгыр тамчыларыдай идеяләр, күренешләр алып килә. Шуңа да «Сәләт» – саф елга сыман, хәзер биредә балаларыбыз үсә», – ди ул.

«Сәләт»нең Биләрдәге форумы барышында билгеле шәхесләр белән очрашулар даими үткәрелә. 12 июльдә сәлкешләр ТР атказанган артисткасы Сәидә Мөхәммәтҗанова белән аралашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot