Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Сәләт—Ак Барс» яшьләр үзәгендә Луганск Республикасы балалары өчен яңа смена башланды
Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән Кырымда, «Сәләт — Ак Барс» яшьләр үзәгендә Луганск Халык Республикасыннан килгән балалар сменасы башланды. 3 февральгә кадәр биредә «Хезмәткә һәм оборонага әзер —2024» халык уеннары үтәчәк.
Сменада Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләреннән килгән 74 спортчы катнаша. Алар йөгерү, турникта тартылу, сикерү, сыгылмалылык нормативлары һәм ярыш программасының башка төрләрендә чыгыш ясаячак.
«Хезмәткә һәм оборонага әзер» уеннарының максаты — укучыларның сәламәтлеген ныгыту, шәхеснең гармонияле һәм һәрьяклап үсеше, сәламәт яшәү рәвешен алып баруга мотивация методикаларын камилләштерү максатыннан физик культураны һәм массакүләм спортны куллану нәтиҗәлелеген арттыру», — дип билгеләп үтелә яшьләр үзәгенең телеграм-каналында.
Балалар өчен шулай ук бай мәдәни һәм күңел ачу программасы әзерләнгән. Ул экскурсияләр, «Хезмәткә һәм оборонага әзер» уеннары тарихын өйрәнү, квиз, интеллектуаль уеннар һәм иҗат кичәләрен үз эченә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз