news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәламәтлек саклау тармагының беренчел звеносына ярдәм Президент программасы өлеше булачак

Сәламәтлек саклау тармагының беренчел звеносына ярдәм күрсәтү дәвам итәчәк. Бу Президент программасына керәчәк, дип әйтте РФ Президенты Владимир Путин туры элемтә барышында.

«Без, һичшиксез, дәвам итәчәкбез. Беренчел звенога ярдәмне озайту алдагы Президент программасының бер өлеше булачак. Аз эш башкарылмаган, ләкин булганнан чыгып фикер йөртсәк,әле җитәрлек түгел», – диде Путин.

Хакимият беренчел звенода проблеманы аңлый, ярдәм программасы юкка гына булдырылмаган, дип искәртте Илбашы.

Авылда торак пунктларга һәм авыл җирлекләренә игътибар бирү мөһим. Сәламәтлек саклау тармагында беренчел звенога бүлеп бирелә торган акчаның яртысыннан артыгы шунда китә. «Шулай эшләячәкбез дә», – диде Путин.

news_right_1
news_right_2
news_bot