news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәламәтлек саклау министры трансплантологиядәге уңышлары өчен медаль белән бүләкләнде

Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин «Академик В.И. Шумаков» медале белән бүләкләнде. Бу хакта «Татар-информ»га Республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татарстан белгечләре Мәскәүдә узган «Трансплантация һәм органнар донорлыгы» Россия милли конгрессында катнашты. Конгресс медицина хезмәтенең иң яхшы вәкилләрен бүләкләү белән тәмамланды.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш трансплантологы Сергей Готье Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллинга «Академик В.И. Шумаков» медален тапшырды. Медаль трансплантология, ясалма органнар булдыру, йөрәк-кан тамырлары хирургиясе өлкәсендәге хезмәтләрне җәмәгатьчелекнең тануы буларак гамәлгә куелган.

Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы сәхнәдән Татарстан белгечләренең хезмәтен югары бәяләгәннәре өчен рәхмәт белдерде. Ул трансплантология үсеше сәламәтлек саклау дәрәҗәсе югары регионнарда гына мөмкин булуын ассызыклады.

Исегезгә төшерәбез, Россия төбәкләре арасында трансплантацияләр саны буенча республика лидерлар өчлегенә керә. Аннан алда ике зур федераль махсуслашкан үзәк кенә – академик Валерий Шумаков исемендәге институт һәм Николай Склифосовский исемендәге ашыгыч медицина ярдәме фәнни-тикшеренү институты.

«Әлеге югары бүләк республика белгечләренең югары профессиональлеген һәм Татарстандагы бөтен трансплантология хезмәтенең динамик үсешен тагын бер кат раслый»,— дип ассызыкладылар республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot