news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәламәтлек саклау министры Миңнуллин Лисичанскида сигез операция ясады

Сәламәтлек саклау министры Миңнуллин Лисичанскида сигез операция ясады
Фото: «Татар-информ»

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Марсель Миңнуллин шефлыкка алынган Лисичанск шәһәрендә командировка вакытында сигез операция ясады. Мәгълүмат ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы рәсми телеграм-каналында пәйда булды.

«Мин Лисичанск шәһәрендә. Сигез операция ясалды. Иртәнге 9:00 сәгатьтә башладык, менә яңа гына (Мәскәү вакыты буенча 21:48 – ред.ТИ) соңгы операцияне тәмамладык. Барысы да штат режимында үтте!» - диде ул.

Бу ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгының шефлыкка алынган төбәккә беренче сәфәре түгел. Агымдагы елның май аенда Марсель Миңнуллин Лисичанскида ремонтланган хастаханәне ачу тантанасында катнашты. «Без, шеф-төбәк буларак, Рәисебез Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә, тыныч халыкка сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтү өчен мөмкин кадәр барысын да эшләячәкбез», – дип билгеләде ул вакытта министр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100