Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сәламәтлек саклау министры: Безнең төп бурыч – халыкның көтелгән гомер озынлыгын арттыру
Сәламәтлек саклау системасының төп бурычы – халыкның көтелгән гомер озынлыгын арттыру. ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин «Татар-информ» агентлыгындагы төбәктә «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга багышланган матбугат очрашуында шулай дип белдерде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Елена Фенина яза.
«Россия Президенты Владимир Путин сәламәтлек саклау тармагы алдына ике төп бурыч – көтелгән гомер озынлыгын арттыру һәм гомуми үлем-китемне киметү – куйды. 2023 елда без алга куелган максатчан күрсәткечләргә ирештек. Безнең бурыч, үлүчеләр саны 10,7 промилле булганда, көтелгән гомер озынлыгын 75 яшькә җиткерүдән гыйбарәт иде», – дип хәбәр итте министр.
Марсель Миңнуллин 2022 ел белән чагыштырганда шактый зур алгарышны билгеләп үтте: ул елны үлем-китем күрсәткече – 11,5 промилле, ә көтелгән гомер озынлыгы 74,92 яшь тәшкил иткән иде.
«Без күрсәткечләрне сизелерлек яхшыртуга ирештек. Моңа уңышлы гамәлгә ашырылган берничә чара ярдәм итте, алар безгә әлеге индикаторларны нәтиҗәле рәвештә контрольдә тотарга мөмкинлек бирде», - дип искәртте министр.
Миңнуллин сүзенең ахырында искәрткәнчә, үлүчеләр санын киметү һәм көтелгән гомер озынлыгын арттыру «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының төп бурычлары булып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз