news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәламәтлек саклау министрлыгының баш неврологы Чаллы табибларының эшен бәяләде

Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының баш неврологы, медицина фәннәре кандидаты Марат Сайхунов Чаллы шәһәренең 5нче хастаханәсенә эш сәфәре белән килде. Ул хастаханә табибларының эшен бәяләде. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

1нче неврология бүлеге мөдире Ильвина Харисова кунакка кан тамырлары үзәге, интенсив терапия палатасы, баш мие кан әйләнеше кискен бозылган пациентлар өчен неврология бүлеге, ультратавыш һәм функциональ диагностика бүлекләре эше белән таныштырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot