Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сәламәтлек саклау министрлыгында хатын-кызларга бала табу өчен оптималь яшьне атадылар
РФ Сәламәтлек саклау министрлыгында репродуктив диспансеризация буенча киңәшләрне расладылар, алар арасында хатын-кызларның бала табу өчен оптималь яше аталган. Бу хакта ТАСС яза.
«Хроник гинекология авырулары ачыкланмаган, аларның үсеш куркынычы факторлары булмаган хатын-кызларга сәламәт яшәү рәвеше алып бару һәм гаилә планлаштыру буенча киңәшләр бирелергә тиеш. Хатын-кызлар өчен йөклелек һәм бала табуның оптималь вакыты – 18 дән 35 яшькә кадәр икәнлеген хәбәр итәргә кирәк», - диелә анда.
Моннан тыш, йөклелек алдыннан хатын-кызга актив тормыш рәвеше алып барырга, рационга В6, В12 витамины, фолий кислотасы, тимер һәм башкалар кебек микроэлементларны җитәрлек күләмдә кертергә, шулай ук тәмәке тартуны ташларга, алкоголь һәм кофеин кулланмаска киңәш ителә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз