news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәламәтлек саклау министрлыгында табиб һәм шәфкать туташларының хезмәт хакын әйттеләр

Эшли генә башлаган табиб уртача 75 мең сум ала, ә шәфкать туташының уртача хезмәт хакы — 45 мең сум. Бу хакта «Татар-информ»да республика башкарма хакимият органнарында коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин сөйләде.

«Беренчедән, аларның кайда эшләвен билгеләргә кирәк. Бу клиникамы, поликлиника яки участок звеносымы, югары технологияле стационар, яки шәһәр һәм күп профильле хастаханәләр стационарымы — барысы да шуңа бәйле. Эшли генә башлаган табибның уртача хезмәт хакы – 75 мең сум, шәфкать туташының уртача хезмәт хакы — 45 мең сум чамасы. Бу һәр җирдә шулай дип әйтмим мин – барысы да белгечнең кайда эшләвенә һәм дәвалану учреждениесенең кайда урнашуына бәйле», — дип сөйләде Татарстан сәламәтлек саклау министры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100