news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб: Коронавирусның куркынычрак варианты барлыкка килергә мөмкин

Коронавирусның яңа тагын да куркынычрак варианты барлыкка килмәячәк дигән гарантия юк, дип белдерде Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча баш штаттан тыш белгече Владимир Чуланов. Бу хакта РИА новости агентлыгы хәбәр итә.

«Эволюция вирусның патогенлыгының кимүе юнәлешендә бара, моннан тыш, халыкның вируска каршы иммунитеты да арта. Әмма без тагын да куркынычрак инфекция китереп чыгарырга сәләтле вирус барлыкка килмәүне гарантияли алмыйбыз. Без, бу булмас дип өметләнәбез, ләкин, әлбәттә, аны тулысынча гарантияләп булмый, дип белдергән Чуланов «Россия 24»каналы эфирында.

Ул билгеләп үткәнчә, ухань коронавирусыннан соң барлыкка килгән вируслар тиз таралу сәләтенә ия иде, шул ук вакытта алар кешеләр тарафыннан җиңелрәк кичерелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100