news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәламәтлек саклау министрлыгында гриппка тестларның кемнәргә үткәрелүен аңлаттылар

Татарстанда гриппка һәм башка ОРВИ вирусларына тестны йогышлы авырулар хастаханәсенә эләккән кешеләргә һәм кирәк булган очракларда сырхауханәләрдә ясыйлар. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.

«Пациентны хастаханәдә дәваларга кирәк булганда, әлбәттә, тест үткәрелә. Чөнки бу этапта авыручыны нәрсә белән салуыбызны аңлау мөһим. Еш кына ОРВИ, Covid-19 һәм гриппның билгеләре охшаш була. Беренче чиратта, коронавирусның булу-булмавы ачыклана, алга таба без ОРВИ белән грипп арасында диагностика уздыра башлыйбыз», – дип аңлатты ул.

Сырхауханәләрдә гриппка тест үткәрергә кирәкме яки юкмы икәнен табиб кына хәл итә. Тикшерү ПЦР ысулы белән башкарыла.

«Без бөтен кешегә дә рәттән тикшерүләр үткәрмибез», – дип нәтиҗә ясады Владимир Жаворонков.

Исегезгә төшерәбез, РФ Хөкүмәте карары буенча бөтен Россия хастаханәләрендә һәм поликлиникаларында гриппка һәм башка сулыш юллары инфекцияләренә масштаблы рәвештә тест уздырыла башлады. Ул бушлай, аны Мәҗбүри медицина иминияте федераль фонды (ОМС) үткәрә.

news_right_1
news_right_2
news_bot