news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәламәтлек саклау министрлыгында 100 яшькә кадәр яшәү серләре турында сөйләделәр

Холестерин һәм глюкоза дәрәҗәсен күзәтү, профилактик тикшерүләр, физик активлык һәм зарарлы гадәтләрдән баш тарту нәтиҗәсендә кеше 100 яшькә кадәр яшәргә мөмкин, дип, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш гериатры, РФА әгъза-корреспонденты Ольга Ткачевага нигезләнеп, РИА Новости яза.

«Профилактик тикшерүләр узарга, кан басымы, холестерин һәм глюкоза дәрәҗәсен күзәтергә кирәк. Бу – кан тамырларының иртә картаюын билгели торган күрсәткечләр. Әгәр кеше үзенең сәламәтлеге аның кулында икәнен аңлый икән, аның 100 елга кадәр яшәргә бөтен шансы бар», - диде Ткачева.

Ул тормышны озайтуның иң дәлилләнгән һәм нәтиҗәле ысулы - яшәү рәвешен алыштыру, дип өстәде. Әйтик, зарарлы гадәтләрдән баш тарту, физик, когнитив һәм социаль активлык, дөрес туклану гомерне озайтырга ярдәм итәчәк, диде.

Ткачева сүзләренчә, күп кеше гомер озынлыгы генетикага бәйле дип уйлый. Әмма бу алай түгел. Еш кына озак яшәүчеләр гаиләсендә яшьли үлүчеләр бар. Һәм, киресенчә, нәселдә озын гомерлеләр булмаса да, кеше 100 яшькә җитәргә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot