news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәламәтлек саклау министрлыгы больничный формалаштыру тәртибен үзгәртергә тәкъдим итте

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы эшкә яраксызлык кәгазен формалаштыру кагыйдәләренә үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте. Әлеге үзгәрешләр авыру билгеләре булган хезмәткәрләрне башлангыч этапларда ачыкларга һәм профилактика ярдәмендә аларны эшкә кайтарырга ярдәм итәчәк, дип саный ведомство.

«Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы эшкә яраксызлык кәгазьләрен формалаштыру шартларын һәм тәртибен раслау турындагы боерыкка үзгәрешләр булдырды. Әлеге үзгәрешләр эшкә яраклы яшьтәге гражданнарга медицина ярдәме күрсәтү механизмын камилләштерергә мөмкинлек бирәчәк», - дип тапшыра РИА Новости.

Министрлык аңлатканча, вакытлыча эшкә яраксызлыкка экспертиза төрле шартларда, шул исәптән авыру, имгәнү, вакытлыча эшкә яраксызга әйләнү, авыру туганны карау, йөклелек һәм бала табу, шулай ук уллыкка бала алу очракларында үткәрелә. Бу процесс хезмәткәрнең һөнәри бурычларын үтәү мөмкинлеген, аны башка урынга күчерү яки медицина-социаль экспертиза уздыру зарурлыгын билгеләргә ярдәм итә.

Шулай ук законда дәвалаучы табиб хезмәткәрләрнең элек больничный кәгазьләрен күп тапкыр формалаштыру очракларын исәптә тоту тәртибен беркетү буенча эш алып барыла, дип күрсәтелгән ведомство хәбәрендә. Мәсәлән, ярты ел дәвамында больничный кәгазе дүрт тапкыр рәсмиләштерелгән икән, табиб мәгълүматларны табиблар комиссиясенә тапшырырга тиеш була. Бу авыруның башлангыч симптомнары булган хезмәткәрләрне ачыкларга һәм аларны вакытында һөнәри эшчәнлеккә кайтарырга ярдәм итәчәк, дип күрсәттеләр Сәламәтлек саклау министрлыгында.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100