news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәламәтлек саклау министрлыгы: Татарстанда үпкә ялкынсынуы белән авыручылар саны арта

Сәламәтлек саклау министрлыгы: Татарстанда үпкә ялкынсынуы белән авыручылар саны арта
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстанда хастаханәдән тыш үпкә ялкынсынуы белән авыручылар саны арта бара. Бу елның бу чорына гадәти хәл. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Пневмониянең иң киң таралган симптомнары – температураның 38 градустан югары күтәрелүе, йөткерү, сулыш алуы авырлашуы.

«Мондый симптомнар барлыкка килгәндә, кичекмәстән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр бала авырган икән, балалар поликлиникасындагы фильтрга мөрәҗәгать итәргә яки табибны өйгә чакырырга кирәк», - дип ассызыкладылар ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Пневмонияне амбулатор яки хастаханәдә дәвалыйлар. Министрлык матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнү куркыныч, бигрәк тә бу табиб билгеләмәсеннән башка антибиотиклар куллануга кагыла. Белгечләрнең тәкъдимнәрен төгәл үтәргә кирәк, дип ассызыкладылар

«Салкын тию симптомнары барлыкка килсә, өйдә калуыгызны сорыйбыз», - дип билгеләделәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында.

news_right_1
news_right_2
news_bot