Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан митрополиясе һәм Диния нәзарәте килешү имзалады
Бүген Дәүләт Советында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан митрополиясе – Рус Православие чиркәвенең (Мәскәү патриархаты) Казан, Әлмәт, Чистай, Чаллы епархияләре һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте арасында хезмәттәшлек турында генераль килешүгә имза куелды. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада катнашкан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ассызыклаганча, документның максатлары бик әһәмиятле – партнерлык, сәламәтлекне, рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау, республика халкының физик һәм әхлакый иминлеген ныгыту буенча уртак чаралар. «Бу өлкәдә уртак нокталар аз түгел, – дип басым ясады парламент башлыгы, – бу гуманитар йөкләр җыю да, шул исәптән махсус операциядә катнашучыларга психологик ярдәм күрсәтү дә, билгеле булганча, окопларда динсезләр булмый».
Фәрит Мөхәммәтшин искәрткәнчә, мондый килешүләр 2008 һәм 2022 елларда төзелгән һәм уңай тәҗрибә биргән. «Бүгенге чара алдыннан Дәүләт Советы, Социаль сәясәт комитеты, Татарстан Рәисе Администрациясе, Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм дини оешмалар тарафыннан зур эшләр башкарылды, – дип белдерде парламент җитәкчесе. – Яңа документка кул кую дәүләт хакимияте органнары, медицина җәмәгатьчелеге һәм безнең әйдәп баручы конфессияләр арасында һәрьяклы, конструктив хезмәттәшлекне үстерүдә мөһим этап булачак».
Фото: © ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте
Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук килешүгә кул кую республика җитәкчелегенең гражданнарның, шул исәптән дин тотучыларның да, ихтыяҗларына һәм теләкләренә игътибарлы булуы турында сөйли. Шулай ук этникара, конфессияара һәм социаль тотрыклылыкны саклау буенча даими, тырышып эшләүне дәлилли.
«Татарстанда без моны эшли алырбыз дип саныйм. Әлбәттә, биредә җавап бирүне таләп итә торган проблемалар һәм бурычлар җитәрлек. Шуңа күрә бу юнәлештә уртак системалы гамәлләр, һичшиксез, дәвам иттереләчәк. Бүгенге тантана – моңа тагын бер дәлил», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Килешүнең әһәмияте турында сөйләгәндә, Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов билгеләп үткәнчә, парламентарийлар җирләү мәсьәләләре буенча республика халкыннан күп мөрәҗәгатьләр алган. Чыннан да, медицина һәм дини законнарны татулаштыру җиңел булмаган.
«Республика халкын табигый сәбәпләрдән вафат булган өлкән яшьтәге кешеләрне яру күрсәткечләрен киңәйтү мәсьәләсе борчый иде, – диде Айрат Фәррахов журналистлар белән әңгәмәдә. – Беренче килешүнең максаты бу мәсьәләне җайга салу белән бәйле иде. Бүген проблеманың кискенлеге бетте. Безнең карашка, әгәр кеше табигый сәбәпләрдән үлгән һәм бу шик тудырмый икән, әгәр кешенең авыру тарихы бар икән, монда яру өчен бернинди сәбәпләр дә юк. Без конфессияләргә бик рәхмәтле, чөнки барлык бу мәсьәләләрне табиблар торак пунктлардагы православие чиркәве һәм мөселманнарның Диния нәзарәте белән тыгыз элемтәдә хәл итәчәк».
Килешүнең мөһимлеге турында Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев та сөйләде. «Бу документ кысаларында без мәрхүмнең туганнары һәм медицина хезмәткәрләре арасында аңлашылмаучанлык килеп чыккан ситуацияләргә гади тел белән җавап бирәбез, – дип басым ясады республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы. – Әмма килешү бу мәсьәләне генә үз эченә алмый. Анда тагын, минем карашка, иң мөһим пункт – медицина оешмаларында гыйбадәт бүлмәләре барлыкка килүне җайга сала торган мәсьәләләр, дин тотучы пациентлар дини конфессияләр белән элемтәгә керә алсын өчен тигез мөмкинлекләр билгеләнгән. Һәм, әлбәттә, Татарстан митрополиясе һәм мөселманнарның Диния нәзарәте тарафыннан безнең медицина оешмаларында иреклеләр ярдәмен оештыру буенча алып барыла торган зур эш язылган».
Генераль килешүгә кул кую Татарстан Республикасының хакимият органнары, медицина җәмәгатьчелеге һәм традицион дини оешмалар арасында хезмәттәшлекне һәрьяклап үстерү өчен мөһим адым булды, дип билгеләделәр республика руханилары вәкилләре.
Фото: © ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте
«Халык белән очрашулар вакытында, республика районнарына килгәндә, 100 процент очракта диярлек, халык мәетләрне яру мәсьәләсен күтәрә, – дип сөйләде журналистларга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин. – Аларның кагыйдәләрне аңлыйсы килә. Мәсәлән, өлкән яшьтәге кеше үзенең вафат булгач мәетен ярып караячакларын белә, һәм моңардан котылып булмавына борчыла. Яки якыннары мәрхүм туганнарын ярып карауларын теләми, дини сәбәпләр аркасында кире кагалар. Әгәр дә мәрхүм исән чагында ел саен диспансеризация уза торган булса, моның кирәге юк. Минемчә, документка кул кую шулай ук кешеләргә диспансеризация узарга да бер сәбәп булачак».
Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Алексей Созинов журналистлар белән аралашканда Дәүләт Советы мәйданчыгында имзаланган документның махсус хәрби операция үткәрү чорында аеруча мөһим булуына басым ясады.
«Яңа килешүне имзалау күп сәбәпләр белән бәйле. Махсус хәрби операция тәмамлануын һәм анда катнашучыларның кайтуын көтәбез һәм, димәк, барлык диннәр тарафыннан рухи ярдәм кирәк булачак. Бу мөһим эш, һәм мондый пункт килешүдә барлыкка килде. Моннан тыш, документ белән даими комиссия төзелә, ул даими рәвештә аутопсия белән бәйле һәм пациентлар тирәсендә бара торган вакыйгалар белән бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышачак. Һәм мин бу эш барышында төбәк дәрәҗәсендә дә, федераль дәрәҗәдә дә закон чыгару эше өчен ихтыяҗлар туар дип өметләнәм. Без мондый эшкә әзер», – дип белдерде Алексей Созинов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз