news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәламәтлек саклау министрлыгы ташламалы дарулар турында сорауларга җавап бирәчәк

22 октябрьдә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Россия Президентының Татарстан Республикасында кабул итү бүлегендә республика халкы өчен «Социаль әһәмиятле һәм әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч тудыра торган авырулардан интегүче кешеләрне дару препаратлары белән тәэмин итү» темасына туры линия узачак.

Татарстан халкының сорауларына республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре җавап бирәчәк. Туры линия телефоны: (843) 221 80 35.

news_right_1
news_right_2
news_bot