Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сәламәтлек саклау министрлыгы Россиядә ковид белән авыру очраклары артачагын фаразлый
Россиядә яңа уку елы башлангач, коронавирус белән авыручылар артуы фаразлана. Бу хакта Удмуртиягә эш сәфәре вакытында Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко әйтте.
Министр әйткәнчә, бу вазгыять коммуникация үсеше белән бәйле. Министр укучыларның әти-әниләренә шәхси иминлек чараларын көчәйтү үтенече белән мөрәҗәгать итте һәм аларга мәктәпкә барыр алдыннан балаларны карарга тәкъдим итте, ә укытучыларны тиешле чаралар күрергә өндәде.
Нигездә коронавирусны вакцина ясатмаган яки прививканы 260 көн чамасы элек ясаткан кешеләр йоктыра, диде ул. Әлеге кешеләр куркыныч яный торган зонада, аларда авыр, хәтта фаталь өзлегүләр килеп чыга дип кисәтте министр.
Россиядә коронавирус инфекциясе белән авыручыларның тәүлеклек үсеше 50,9 меңнән артык очрак тәшкил иткән, бу бер көн элеккегә караганда 1 меңгә күбрәк. Тәүлеклек үлем очраклары – 91. Табиблар күзәтүендә 450 меңнән артык пациент бар, диелә «Российская газета» хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз