news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәламәтлек саклау министрлыгы Россиядә җитештерелми торган даруларның аналогын эзли

Чит ил фармацевтика компанияләре киткән очракта, дарулар кытлыгы булмаска тиеш, шуңа күрә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы Россиядә һәм аңа дустанә илләрдә җитештерелми торган даруларның аналогларын эзләү белән шөгыльләнәчәкләр. 
Дәүләт Думасы, фармкомпанияләр вәкилләре, шулай ук Сәламәтлек саклау министрлыгы раслаганча, 21 мартта төбәкләргә Сәламәтлек саклау министрлыгының клиник фармакологы Владимир Петровның бу турыда карары җибәрелгән дип яза «Ведомости» газетасы. 
Вице-премьерТатьяна Голикова йөкләмәсе буенча, ведомство штаттан тыш белгечләренә төбәк коллегалары белән чит ил препаратларын алыштыру вариантлары турында фикер алышу үтенече белән мөрәҗәгать иткән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100