news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәламәтлек саклау министрлыгы: Россиядә 80 меңнән артык кеше коронавирус йоктырган

РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Петербург халыкара икътисади форумында 80 меңнән артык россияленең коронавирус инфекциясен йоктыруы хакында сөйләде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә. Аның сүзләренчә, аларның 20 меңе медицина учреждениесендә дәвалана.

Мурашко Россиядә коронавирусның үзгәрүчәнлегенә мониторинг үткәрелүен әйтте. Моннан тыш, вакциналар, дару препаратлары һәм ковид терапиясенең нәтиҗәлелеге тикшерелә.

«Ниндидер яңа сынаулар барлыкка килгән очракта Россия сәламәтлек саклау системасы пандемия чорында зур эш тәҗрибәсе ярдәмендә тиз арада гамәлләр кылырга һәм вазгыятьне үз кулына алырга әзер булачак», - дип өстәде Мурашко.

news_right_1
news_right_2
news_bot