news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәламәтлек саклау министрлыгы пациентларга консультация өчен бердәм элемтә-үзәк булдырды

Сентябрь башыннан республикада Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының бердәм элемтә-үзәге эшли башлады. Аны медицина хезмәте сыйфатын яхшырту өчен булдырганнар. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Республика медицина мәгълүмати-аналитик үзәк директоры Аида Коростелева хәбәр итте.

«Без колл-үзәк аша көткән нәтиҗә – табибка мөрәҗәгать итү, табибны өйгә чакыру гаризасын формалаштыру, вакцинациягә язылу, халыкка маршрут һәм популяр сораулар буенча мәгълүмат бирү», — диде ул.

Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә элемтә-үзәккә 1000нән артык мөрәҗәгать килгән, ә «кайнар линия»гә тәүлегенә йөздән артык шалтырату килә.

Аида Коростелева билгеләп үткәнчә, операторлар регламент буенча эшли. Шалтырату вакытында оператор татарстанлыга кирәкле ярдәм күрсәтә: белешмә мәгълүмат бирә, табибка язылырга ярдәм итә, поликлиникага беркетелү һәм ташламалы дарулар белән тәэмин ителеш турында тулырак белергә булыша. Шулай ук шәхси сорауларга җавап бирә.

Моннан тыш, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының бердәм колл-үзәгендә бердәм дәүләт системасына керү оештырылган, һәр мөрәҗәгать теркәлә. Мөрәҗәгатьне дәвалау учреждениеләренә җибәргәннән соң, элемтә-үзәк хезмәткәрләре аның үтәлеш статусын күзәтә.

Аида Коростелева сүзләренә караганда, киләчәктә электрон журнал, табибка язылганда көтү кәгазе эшләү, язманы раслау өчен чат-бот эшләтеп җибәрү, шулай ук махсус учреждениеләрне аңа тоташтыру планлаштырыла.

Колл-үзәккә 8 (843) 558-03-03 номеры аша шалтыратырга мөмкин. Элемтә-үзәк тәүлек әйләнәсе өзлексез режимда эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100