news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәламәтлек саклау министрлыгы махсус хәрби операциядәге медикларның хатыннарын котлады

Бүген, Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин Россия Кораллы көчләре сафларына чакырылган һәм хәзер махсус хәрби операция зонасындагы медикларның хатыннары һәм аналары белән очрашты. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчесе телеграм-каналында сөйләде.

«Әлбәттә, безнең хезмәттәшләребез чын батырлык кыла – авыр шартларга карамастан, үз гомерләрен куркыныч астына куеп көн саен хәрбиләрне дәвалый һәм гомерләрен коткара. Махсус хәрби операция зонасына һәр сәфәр вакытында үз бурычын намус белән үтәүче медиклар белән шәхсән үзем очрашам. Һәм, әлбәттә, без һәрвакыт аларның гаилә әгъзалары белән элемтәдә торабыз. Өйдә көтеп торудан бик күп нәрсә тора – медицина хезмәткәрләренең кәефе, аларның тынычлыгы, алга таба да безнең хәрбиләрне коткарырга әзерлеге. Сезгә түбәнчелек белән баш иябез!» - дип язган ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot