news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәламәтлек саклау министрлыгы май бәйрәмнәрендә медицина оешмалары ничек эшләячәген әйтте

Май бәйрәмнәрендә Татарстанның медицина учреждениеләре махсус эш режимына күчә. Республика Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә шул хакта хәбәр иттеләр.

Татарстан халкын 1-4 майда һәм 8-11 майда бәйрәм һәм ял көннәре көтә. Әмма дәүләт медицина учреждениеләре өзлексез медицина ярдәмен тәэмин итү өчен эшен дәвам итәчәк.

Стационарлар һәм бала тудыру йортлары тәүлек буе эшләячәк. Татарстанлылар олылар һәм балалар поликлиникаларына 8.00-18.00 сәгатьләрдә килә ала. Халыктан чакырулар кабул итү поликлиника эше төгәлләнергә бер сәгать кала тәмамланачак. Поликлиникаларда май бәйрәмнәрендә шулай ук диспансеризация һәм вакцинация үткәрелә, хатын-кыз консультацияләре дә эшен дәвам итә.

Олылар һәм балалар стоматология поликлиникалары 9.00-18.00 сәгатьләрдә эшләячәк, ә тәүлек буе эшли торган травматология пунктлары пациентларны яшәү урынына карамастан кабул итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot