news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәламәтлек саклау министрлыгы гриппны диагностикалау һәм дәвалау стандартын раслады

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы өлкәннәр өчен гриппны диагностикалау һәм дәвалауның яңа тәртибен раслады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Стандарт терапия курсы уртача тугыз көн дәвам итәчәк, ә авыруга диагноз кую өчен җиде белгеч: акушер-гинеколог, гематолог, инфекционист, кардиолог, невролог, пульмонолог һәм терапевт консультациясе кирәк булачак. Моннан тыш, стандарт 27 төрле лаборатор тестны күздә тота. Алар арасында – ялкынсыну һәм бактериаль инфекцияләр вакытында барлыкка килә торган маркерларга анализлар, умыртка мие сыеклыгын микроскопик тикшерү, шулай ук күп кенә вирусларны ачыклау өчен ПЦР-тестлар, рентген һәм башкалар.

Стационарда дәваланучы пациентларга тәүлек буе табиб-реаниматолог күзәтүе, шулай ук инфекционист һәм терапевтның көндәлек тикшерүләре тәэмин ителергә тиеш. Медицина ярдәме стандартына дозалар күрсәтелгән 25 тән артык препарат, шулай ук авыру вакытында махсус туклану буенча киңәшләр кертелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot