news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сәламәтлек саклау министрлыгы Чаллыда яңа туган бала үлеменнән соң тикшерү оештырды

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы Чаллының Кама балалар медицина үзәгендә яңа туган бала үлеменнән соң тикшерү оештырды.

Элегрәк социаль челтәрләрдә Чаллыда яшәүче хатын-кызның яңа туган баласы үлүе турында хәбәр чыкты. Әнисе сүзләренчә, фаҗига табибларның аңа кесарев кисеме ясамавы аркасында килеп чыккан.

Бу вазгыятьне «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә шәрехләделәр.

«Кама балалар медицина үзәге гаиләнең тирән кайгысын уртаклаша һәм түбәндәгеләрне хәбәр итә: Казан дәүләт медицина университеты акушерлык һәм гинекология кафедрасы профессоры катнашында бала үлеме буенча күпьяклы тикшерү үткәргән», - диделәр ведомствода.

«Бу хәл турында бөтен тулы мәгълүмат ата-аналарга тапшырылган, чөнки ул табиблар серен үз эченә ала. Әлеге мәсьәлә аерым контрольдә тора», - дип нәтиҗә ясадылар Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot