news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәламәтлек саклау министрлыгы барлык прививкалар өчен QR-код кертергә мөмкин

Вакцинациянең барлык төрләренә прививка сертификатлары һәм QR-кодлар кертелергә мөмкин. Бу хакта Россия сәламәтлек саклау министры урынбасары Павел Пугачевка сылтама белән «Известия» хәбәр итә.

«Хәзерге заманда яңа вирус яки бактериаль инфекция барлыкка килүгә һәрвакыт әзер булырга кирәк. Шул ук вакытта бездә барлык йогышлы авырулар һәм вакцинация программалары өчен кулланырга һәм киңәйтергә мөмкин булган система бар инде. QR-кодлардан тулысынча баш тартуның мәгънәсе юк», - диде министр урынбасары.

QR-код - кешенең гомер буе ясалган барлык прививкалары турындагы уңайлы мәгълүмат чыганагы ул. Ә бит хәзер мондый мәгълүматларны торгызу өчен пациентларга кыйммәтле анализлар тапшырырга туры килә, дип искәртте ул.

«Шулай итеп, 80 миллионнан артык кешегә вакцинация ясау турында җыелган мәгълүмат пациентның цифрлы медицина профилен формалаштыруга беренче адым була ала», - дип өстәде Пугачев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100