Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле гражданнарны эшкә алу өчен квоталар күләме билгеләнде
«Инвалидлар һәм социаль яклауга мохтаҗ гражданнар өчен эш урыннары квоталау һәм резервлау турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.
Документ федераль закон белән тәңгәлләштерү өчен эшләнгән.
«Федераль закон буенча, оешмалар инвалидларны эшкә алу өчен квоталар санын мөстәкыйль билгели ала», - дип белдерде хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
Яңа закон проекты инвалидларны эшкә кабул итү өчен квоталарны төгәл билгели. Хезмәткәрләр саны 35 тән 100 гә кадәр булган оешмалар өчен – барлык эшчеләр саныннан 2 процент күләмендә, хезмәткәрләр 100 дән артык булган предприятиеләрдә – 3 процент.
Закон кабул ителгән очракта, билгеләнгән квота күләме, эш бирүчеләрнең барысын да исәпкә алып, 11,2 меңнән дә ким булмаска тиеш. Бу квотаның хәзерге гамәлдәге механизмы буенча билгеләнә торган күләменнән шактый артып китә (2022 елга эш белән тәэмин итүче 395 оешмада 1014 эш урынына квота билгеләнгән). Күрсәтелгән эш урыннары эш эзләүче һәр инвалидка ким дигәндә өч вакансия тәкъдим итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз