Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Саләх» мәчете имам-хатыйбы Ислам динендә алдарга яраган очракларны атады
Тимергали хәзрәт Юлдашев сүзләренчә, мөселманнарга бер-берсе белән сөйләшмәгән ир белән хатынны, яки ике мөселманны татулыштырыр өчен һәм башка берничә очракта алдарга рөхсәт ителә.
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Казанның «Саләх» мәчете имам-хатыйбы мөселманга алдарга яраган очракларны атады.
«Ислам динендә кайбер хәлләрдә ялганларга рөхсәт ителә: бер-берсе белән сөйләшмәгән ир белән хатынны яки ике мөселманны килештерер өчен, сугышта дошманны алдар өчен. Шулай ук кемнең булса да җанына, малына, диненә һәм намусына золым һәм хаксызлык белән зарар килгәндә, аларны коткарыру ниятеннән һәм хаста кешеләргә өмет, яшәү көче бирер өчен алдарга ярый», — диде ул.
«Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм бер хәдисендә шулай дигән: «Халыкның арасын төзәтер өчен изге максат белән сүз йөрткән яки изге ният белән ялган сөйләгән кеше ялганчы түгелдер», — диде Тимергали хәзрәт Юлдашев «Татар-информ» хәбәрчесе белән әңгәмәдә.
Элегрәк Тимергали хәзрәтнең алдауның кешене гөнаһка гына түгел, җәһәннәмгә китерүе турындагы фикерен язган идек.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз