Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Шәкүр һәм Татьяна Ефремова Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан патриотик җыр чыгарды
Татарстан башкаручылары – рэпер Шәкүр һәм җырчы Татьяна Ефремова Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан «Яна тимер» исемле уртак җыр чыгарды. Композиция каһарманлык, хәтер һәм буыннар дәвамчанлыгы турында музыкаль уйлану булып тора.
Әсәр текстында авторлар Бөек Ватан сугышы хәрбиләренең батырлыклары һәм бүгенге көндә Туган илне яклаучыларның батырлыклары арасында параллельләр үткәрә, Ватанга мәхәббәт һәм батырлык мәңгелек кыйммәтләр булуны ассызыклый. Җыр тирән мәгънә һәм патриотик кәеф белән сугарылган. Композиция Җиңү турындагы истәлек татарстанлыларның йөрәгендә исән булу турында сөйли.
«Жизнь продолжается, река времен течет.
Татарстан всегда помнит о Великой Победе
Все не зря, если знать цену Победы
Все не зря, если помнить...»
Җырны барлык мәйданчыкларда да тыңлап була.
Проект Казан дәүләт мәдәният институтының Прототиплаштыру үзәге ярдәмендә гамәлгә ашырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз