news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саксызлык аркасында актанышлы Иске Иделдә батып үлгән

Быелгы су керү сезонында Актаныш районда 3 кеше шул рәвешле якты дөнья белән хушлашкан.

(Актаныш, 20 август, "Татар-информ", "Актаныш таңнары"). Җәйнең соңгы аена аяк бассак та, су үзенә корбаннар алып тора. Быелгы су керү сезонында Актаныш районда 3 кеше шул рәвешле якты дөнья белән хушлашкан иде, дип яза район газетасы.

Фаҗигаләр теркәлгән урыннар: Карт авылындагы Кирмәнчек буасы, Әҗәкүл янындагы Доха күле һәм Мәсәде җирлегендәге Агыйдел елгасы.

14 август көндезге 13 сәгать 30 минутлар тирәсендә 1951 елгы Камил Хөсәенов үз машинасында Иске Идел ярына килеп туктый һәм көймәгә утырып ау карарга елгага кереп китә.

Ялгыз гомер кичерүче гражданны ул көнне беркем дә югалтмый, яр буенда төн кунган машинага да кешеләр бары тик 15 август көнне генә игътибар итәләр һәм коткаручыларга хәбәр салалар. Урынга килгән коткаручылар ау һәм баткан көймәне табалар. Ни кызганыч, көймә хуҗасы гына табылмый...

16 август көнне Яр Чаллы шәһәреннән 6 нчы зона эзләү-коткару отряды водолазлары чакыртыла, алар ике көн дәвамында Иске Иделнең су мәйданында эзләү эшләре башкара. Суга батучының якыннары да эзләүдә катнаша һәм алар 17 август көнне мәрхүмнең гәүдәсен табып водолазларга тапшыра.

Үлемнең сәбәбен бәхетсезлек очрагы дип атый коткаручылар. Бер урынлы гына көймәнең артык кечкенә булуы да, кырларының тәбәнәк эшләнүе дә үкенечле үлемне якынайтуга үз өлешләрен керткәндер, билгеле. Әмма ничек кенә булмасын, саксызлык аркасында кеше гомере өзелгән, үкенечле итеп, фаҗигале итеп өзелгән ул...

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100