news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саксониядә өйрәнер әйберләр күп, дип саный ТР Президенты

Татарстан делегациясенең Саксониягә визитына нәтиҗә ясап, Татарстан Президенты төбәкләрнең хезмәттәшлек преспективаларын билгеләп үтте

(Казан, 1 март, «Татар-информ»). Татарстан һәм Саксония икътисадларының структурасы бер-берсенә охшаш, шунлыктан Россия һәм Германиянең әлеге төбәкләренең хезмәттәшлек өчен зур перспективалары бар. Ирекле Саксония дәүләтенә эш визиты белән барган ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов әнә шулай дип белдерде.
Бүген Татарстан башлыгы Лейпциг ярминкәсендә «Z/Intec 2011» күргәзмә-ярминкәләре экспозициясен карады һәм Россия-Германия форумының рәсми ачылышында катнашты.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында белдергәнчә, Россия һәм Германия арасында стратегик мөнәсәбәтләрне ныгыту төбәкләр һәм компанияләр дәрәҗәсендә элемтәләрне ныгыту өчен яхшы нигез тудыра.
“Германия партнерлары белән машина, автомобиль, авиация төзелеше, нефть химиясе һәм башка өлкәләрдәге хезмәттәшлек республикабыз өчен зур кызыксыну уята, - дип ассызыклады ТР Президенты. – Германия – Татарстанның әйдәп баручы сәүдә-икътисади партнеры, безнең тышкы сәүдә әйләнеше финанс кризисыннан соң яңадан җайга салынды, 2010 елда ул 1,3 миллиард евро тәшкил итте – бу безнең хезмәттәшлекнең соңгы елларында иң югары күрсәткеч”.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 2013 елгы Универсиада алдыннан Татарстан сәнәгатен модернизацияләү һәм Казан инфраструктурасын үстерү халыкара кооперация һәм инвестицияләр өчен киң мөмкинлекләр ача. Шуңа бәйле рәвештә ТР Президенты Россия-Германия форумында катнашучыларны хезмәттәшлеккә чакырды.
Форум кысаларында 2011 елга уртак эш төркеменең чаралар планы имзаланды. Документка Ирекле Саксония дәүләте Премьер-министры урынбасары, икътисад, хезмәт һәм транспорт дәүләт министры Свен Морлок һәм ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов кул куйды. Яклар автокомпонентлар җитештерү, нефть эшкәртү, энергия ресурслары нәтиҗәлелеге, нанотехнологияләр һәм фән өлкәсендә элемтәләрне алга таба үстерү хакында килеште.
Шулай ук «ADZ Nagano» компаниясе һәм “Казанның “Электроприбор” заводы” ААҖ арасында басымны үлчәү өчен сенсор элементлар җитештерү буенча ниятләр турындагы беркетмә имзаланды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
Татарстан делегациясенең Саксониягә визитына нәтиҗә ясап, Татарстан Президенты төбәкләрнең хезмәттәшлек преспективаларын билгеләп үтте. “Безнең тәүге очрашудан соң шактый зур эш башкарылган, безнең перспективалар бик яхшы. Биредә өйрәнер әйберләр күп”, - дип саный Р.Миңнеханов.
ТР Президентының сүзләренә караганда, Татарстан һәм Саксония икътисадларының структурасы бер-берсенә охшаш, бу хезмәттәшлек өчен киң мөмкинлекләр ача. “Саксония – машина төзелеше төбәге, Татарстан да машина төзелеше үзәге санала. Бездә автокомпонентлар производствосы да, машина төзелеше дә, авиация дә бар. Бу безнең ихтыяҗларның уртаклыгы хакында сөйли”, - дип белдерде Татарстан башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100