news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саклык банкы кайбер клиентларының картадагы акчасы ялгыш киметелүе турында хәбәр итте

Саклык банкы хезмәткәрләре кайбер клиентларының хисап балансы ялгыш киметелүе төзексезлекләр белән бәйле булуы турында җиткергән.

(Казан, 4 декабрь, "Татар-информ"). Саклык банкы хезмәткәрләре үзләренең кайбер клиентларының хисап балансын ялгыш киметелүе төзексезлекләр белән бәйле булуы турында җиткергән. Кредит оешмасында хәлне биш эш көне эчендә төзәтәчәкләрен вәгъдә иткәннәр. Бу хакта “Известия” яза.

Саклык банкының call-үзәк тавышлы хәбәрендә әйтелгәнчә, кайбер клиентларының балансын ялгыш киметү башкарылмаган операцияләр буенча икәнлеге ачыкланган, дип хәбәр итә “ТВ Центр”.

Саклык банкы хезмәткәрләре банк операцияләрен башкарганда килеп чыгучы төзексезлекләрне якын арада бетерәчәкләрен вәгъдә итә. Оешманың матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, “кайбер клиентларының Саклык банкы карталары белән операцияләр уздырганда – Саклык банкы хезмәт күрсәтүче башка банк терминалларында, сәүдә үзәкләрендә һәм банкларда кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин”.

Исегездә булса, пәнҗешәмбе, 30 ноябрьдә, финанс оешмасы клиентлары операцияләр уздыруда кыенлыклар булуын хәбәр иткән иде. Өзеклекләр шул ук көнне бетерелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100