news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саклык банкы ипотека буенча ставкаларны төшергән

Саклык банкы шул ук вакытта ставкаларны өстәмә төшерү буенча махсус тәкъдимнәр дә кертә.

(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). 18 октябрьдән Саклык банкы төп ипотека продуктлары буенча ставкаларны 0,5 процентка төшерә. Бу хакта банк хәбәренә сылтама белән "Интерфакс" яза.

Әзер торак яки төзелә торган торак сатып алу өчен кредитларның яңа ставкалары елына 12-13,5 процент тәшкил итә. "Дәүләт ярдәме белән ипотека" программасы буенча ссуда алу өчен ставка элеккеге 11,9 проценттан 11,4кә кадәр төшкән.

Саклык банкы шул ук вакытта ставкаларны өстәмә төшерү буенча махсус тәкъдимнәр дә кертә. Тәкъдимнәр буенча заявкалар бирү срогы - 2016 елның 18 октябреннән 31 декабрьгә кадәр.

"Әзер торак сатып алу" махсус тәкъдиме кысаларында ставкалар 11,5-13 процент тәшкил итә. Дәүләт ярдәме белән ипотека буенча заявкалар өчен махсус ставка 10,9 процент каралган, аны Саклык банкы партнерлары тәкъдим итә ала. Ә партнерлар катнашыннан тыш ставка - 14 процент.

Махсус шартлар гамәлдә булган төбәкләрдә яшь гаиләләр 10,75тән 12,5 процентка кадәр ставка буенча ссуда алырга гариза яза ала, ә башка төбәкләрдә - 11.25тән 13 процентка кадәр.

Ипотека буенча махсус тәкъдимнәр түбәндәге төбәкләрдә гамәлдә: Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Ленинград өлкәсе, Калининград өлкәсе, Ростов өлкәсе, Татарстан, Чиләбе өлкәсе, Омск өлкәсе, Новосибирск өлкәсе, Иркутск өлкәсе, Якутия республикачы, Чукотка автономияле округы, Магадан өлкәсе, Хабаровск крае, Амур өлкәсе, Приморск крае, Камчатка крае һәм Сахалин өлкәсе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100