Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Саклану министрлыгында мобилизацияләнүчеләргә акчаны ничек күчерүләре турында сөйләделәр
Өлешчә мобилизация буенча чакырылган хәрби хезмәткәрләргә акча һәр айның 10сыннан 20сенә кадәр банк картасына алдагы ай өчен күчерелә, дип белдерде сишәмбе көнне Россия Саклану министрлыгының финанс блогы вәкиле Сергей Микищенко. Бу турыда ул журналистларның сорауларына җавап биргәндә әйтте.
«Өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган хәрби хезмәткәрләргә акча банк картасына һәр айның 10сыннан 20сенә кадәр алдагы айдагы хәрби хезмәт өчен исәпләнә. Ягъни, 1 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр хезмәт иткән хәрби хезмәткәрләргә 10 ноябрьдән 20 ноябрьгә кадәр акча күчереләчәк», – дип хәбәр итте ул.
Акчалата тәэмин итүнең минималь суммасы 195 мең сум тәшкил итәчәк.
«1-31 октябрьдә хезмәт итүчеләр 195 мең сум күләмендәге минималь сумманы алачак, дип басым ясап әйтәсем килә. Әгәр дә хәрби хезмәткәр 31 көн түгел, ә, әйтик, 20 көн хезмәт итсә, исәпләнгән акча күләме октябрь аенда билгеләнгән срокка пропорциональ рәвештә кимрәк булачак», – дип аңлатты Микищенко.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз