news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саклану министрлыгында армиягә мобилизацияләргә ярамый торган авырулар исемлеген киңәйтте

РФ Саклану министрлыгы башлыгы Андрей Белоусов мобилизация, хәрби хәл яки сугыш чорында яраклылыгы чикләнгән гражданнар өчен контракт төзүгә каршы торучы авырулар исемлеген киңәйтүне раслады. Бу хакта РИА Новости яза.

Әйтик, хәзер исемлеккә барлык типтагы шикәр диабеты, үсеш аномалияләре яки кан әйләнеше уртача бозылган артерияләр һәм тамырлар зарарлану нәтиҗәләре кертелгән. Моннан тыш, исемлеккә аларның функцияләре бозылуга китерә торган сөяк сыну нәтиҗәләре һәм башка авырулар өстәлгән.

Соңгы тапкыр авырулар исемлеге 2023 елда үзгәрде.

news_right_1
news_right_2
news_bot