news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саклану министрлыгында армиядә хезмәт итү вакытын ике елга кадәр арттыруны хупламадылар

Армиядә хезмәт итү вакытын ике елга кадәр арттыру тәкъдиме Россия Президенты администрациясендә дә, Саклану министрлыгында да яклау тапмады. Бу хакта «Ведомости» яза.

Әйтик, басманың оборона ведомствосы тирәсендәге әңгәмәдәше сүзләренчә, хакимият хәрби хезмәткәрләрне сан ягыннан түгел, ә сыйфатлы әзерләүгә басым ясарга ниятли.

Федерация Советындагы чыганак сүзләренчә, моңа каршы чыккан парламентарийларның позицияләре Кремльдә бу уңайдан карар кабул иткәндә исәпкә алынган. Федерация Советының Конституцион закон чыгару комитеты башлыгы Андрей Клишас белдергәнчә, хәрби хезмәтнең вакыты озынайтылуның Россия Кораллы көчләренең сугышчан сәләтен арттыруы шикле.

«Заманча хәрби кораллар профессиональ хәрбиләрне һәм әкренләп контрактчылар санын күпләп арттыруга күчүне таләп итә», – диде ул.

3 ноябрьдә Дәүләт Думасында Кырымнан депутат Михаил Шеремет хәрби хезмәт итү вакытын арттыру тәкъдиме белән чыкты. Федерация Советының Саклану комитеты җитәкчесе Виктор Бондарев аны хуплады.

Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков белдергәнчә, вакытлы хәрби хезмәт итү вакытының ике елга кадәр арттырылуы Россия Саклану министрлыгы карамагында һәм аның тәкъдимнәренә бәйле.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100