Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Саклану министрлыгы: Узган төндә Россиядә 59 Украина пилотсыз очкычы юк ителде
Узган төндә Һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләре Россия территориясендә 59 Украина пилотсыз очкычын бәреп төшергән. Бу хакта РИА Новости РФ Саклану министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.
35 БПЛА көньяк төбәкләрдә, шул исәптән Кара диңгез акваториясендә һәм Краснодар краенда юк ителгән. Тагын берничә пилотсыз очкыч Брянск, Липецк, Калуга өлкәләрендә, шулай ук Кырым һәм Азов диңгезендә бәреп төшерелгән. Алты БПЛА илнең үзәк өлешендә юк ителгән.
Саклану министрлыгында ассызыклауларынча, илдәге объектларга карата һөҗүмнәргә җавап итеп Россия армиясе югары төгәллекле корал һәм дроннар белән Украинаның хәрби нокталарына һәм оборона сәнәгате предприятиеләренә генә һөҗүм итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз