news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саклану министрлыгы: Украинада әсирлектә булган 50 хәрби Россиягә кайтты

Сөйләшүләр нәтиҗәсендә, бүген әсирлектә булган 50 хәрби Украина контролендәге территорияләрдән Россиягә кайтты. Әсирлектә аларга үлем куркынычы яный иде, дип белдерделәр РФ Саклану министрлыгында. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Азат ителгән хәрбиләрне РФ һава-космик көчләре авиациясе самолетларында Мәскәүгә китерәчәкләр, анда алар Россия Саклану министрлыгы медицина учреждениеләрендә дәваланачак һәм реабилитация узачак. Азат ителгәннәрнең барысына да кирәкле медицина һәм психологик ярдәм күрсәтелә, дип искәрттеләр министрлыкта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100