Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Саклану министрлыгы Украина хәрбиләренең Россиягә бәреп керергә омтылуы турында белдерде
РФ хәрбиләре Украина Кораллы көчләренең (ВСУ) Россиянең чик буе төбәкләренә һөҗүм итү һәм ил территориясенә бәреп керү омтылу очракларына чик куйды. Хәрби ведомство мәгълүматлары буенча, бүген иртән Киев режимы берничә шундый һөҗүм оештырган һәм зур югалтулар кичергән. Бу турыда ведомстовога сылтама белән «Татар-информ» яза.
3.57 сәгатьтә Россия-Украина чиген һәм торак кварталларны интенсив рәвештә артиллерия утына тотканнан соң Украинаның 30 хәрбие Белгород өлкәсендәге «Шебекино» үткәрү пунктына һөҗүм иткән.
«Көнбатыш хәрби округы артиллериясе дошманга ут ачты, нәтиҗәдә бронялы хәрби машина һәм унга якын Украина хәрбие юк ителде. Дошман Плетневка ягына таба чигенде», - диелә хәрби ведомство хәбәрендә.
Моннан тыш, 15 хәрбидән торган террорчылык төркеме Гатищево, Яңа Таволжанка юнәлешендә Сиверский Донец елгасының сул яры буйлап Россия территориясенә бәреп керергә омтылган.
«Украина террорчылары кырда минага эләгеп шартлады, ә калганнарын Россия артиллериясе юк итте», - дип белдерделәр ведомствода.
06.05 сәгатьтән 06.45 сәгатькә кадәр Украина хәрбиләре Россия территориясенә үтеп керү өчен тагын бер омтылыш ясаган: алар Плетневка һәм Волчанск районнарыннан кермәкче булган. Бу операциядә 70кә якын хәрби, биш танк, биш бронялы хәрби машина, җиде пикап һәм бер «КамАЗ» машинасы катнашкан.
Россия хәрби көчләре дошманга Көнбатыш хәрби округының авыр огнемет системалары, ракета гаскәрләре һәм артиллериясе ярдәмендә ут ачкан. Соңрак аларны Россия Һава-космик көчләренең армия авиациясе утка тоткан.
Нәтиҗәдә, «Киев режимының террорчылык берләшмәләре сизелерлек югалтулар кичерде», чикне бозуга юл куелмады, дип искәрттеләр Саклану министрлыгында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз