news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саклану министрлыгы: Украина утны туктату килешүен 1 971 тапкыр бозды

11 апрель 16:00 сәгатьтән 12 апрель 08:00 сәгатькә кадәр Украина Кораллы көчләре утны туктату турында килешү режимын 1 971 тапкыр бозган. Бу хакта Россия Саклану министрлыгы хәбәр итте, дип яза «ТАСС».

Шулай ук Саклану министрлыгында билгеләп үтүләренчә, Россия Федерациясе Кораллы көчләре югары башкомандующие боерыгы нигезендә махсус хәрби операция зонасында булган Россия гаскәрләренең барлык төркемнәре 11 апрельдә 16:00 сәгатьтән утны туктату килешүен үтәде һәм элек яулап алынган позицияләрдә калды.

news_right_1
news_right_2
news_bot