news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саклану министрлыгы: Россиядә контрактчылар саны шактый артты

Россиядә контракт буенча хәрби хезмәткә барырга теләүчеләр саны артты. Бу хакта Россия Саклану министрлыгында хәбәр иттеләр. Ведомство аеруча Мәскәүне, Мәскәү өлкәсен һәм Башкортстанны билгеләп үтте, анда бу юнәлештә эш «аеруча нәтиҗәле» оештырылган.

«Хәзерге вакытта үз тормышын хәрби хезмәт белән бәйләргә теләүчеләр саны шактый артты», диелә Саклану министрлыгы хәбәрендә.

Ведомствода аныклаганча, сайлап алу пунктлары күп функцияле үзәкләр принцибында эш итә. Белгечләр бер бинада утыра, бу сайлап алу һәм контракт төзү процедураларын узу вакытын берничә тапкыр киметергә ярдәм итә.

1 гыйнвардан 31 майга кадәр Кораллы көчләр сафына 134 меңнән артык кеше кабул ителде, дип белдерде Россия Иминлек советы рәисенең урынбасары Дмитрий Медведев бу атнада хәрби ведомство мәгълүматларына сылтама белән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100