Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Саклану министрлыгы: Россия хәрбиләре Донецк Республикасында Очеретиноны контрольгә алды
Россия гаскәрләре Донецк Халык Республикасында Очеретино торак пунктын тулысынча контрольгә алды. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы хәбәр итте.
«Үзәк» гаскәрләре төркеменең подразделениеләре актив хәрәкәтләр нәтиҗәсендә Донецк Халык Республикасының Очеретино торак пунктын тулысынча азат итте, тактик хәлне яхшыртты, Архангельское һәм Новгородское торак пунктлары янында Украина Кораллы көчләренең 24нче һәм 115нче механикалаштырылган бригадаларын таркаткан», диелгән хәбәрдә.
Ведомство мәгълүматлары буенча, тәүлек эчендә Россия гаскәрләре Донецк Халык Республикасының Новокалиново, Очеретино, Соловьево, Бердычи, Семеновка һәм Нетайлово торак пунктлары тирәсендә Украина Кораллы көчләренең 78нче аерым десант-штурм полкы, 47нче механикалаштырылган, 142нче, 143нче пехота, 68нче егерь бригадаларының 8 контрһөҗүмен кире каккан. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз