news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саклану министрлыгы Николаевка һәм Карл Маркс торак пунктларын яулап алу турында әйтте

Россия гаскәрләре һөҗүм гамәлләре нәтиҗәсендә Донецк Халык Республикасындагы ике торак пунктны – Николаевка һәм Карл Марксны (украинча 2016 елдан – Мирное бистәсе) яулап алган. Бу хакта РФ Саклану министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Николаевканы «Үзәк» гаскәрләр төркеме, ә Карл Марксны «Көнчыгыш» гаскәрләр төркеме подразделениеләре яулап алган. Икенче төркемнең составындагы гаскәрләр шул ук вакытта дошман оборонасын өзеп алга баруын дәвам иткән, дип билгеләп үтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot