news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саклану министрлыгы мобилизацияләнгән кешеләрнең туганнары өчен кайнар линия ачты

Саклану министрлыгы мобилизацияләнгән россиялеләрнең туганнары өчен кайнар линия ачты. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шалтырату өчен номерлар: 8 (800) 100-77-07; 8 (495) 498-43-54; 8 (495) 498-34-46.

Искәртеп узабыз, Россия Президенты Владимир Путин 21 сентябрьдә мобилизация башлану турында игълан итте. Хәрби тәҗрибәсе булган һәм резервта торган 300 мең кешене чакыру каралган. Бу сан илнең мобилизация ресурсының 1 процентыннан бераз күбрәк.

Элегрәк кайнар линия ачу турында Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр иткән иде. 8 (800) 222-55-71 номерына өлешчә мобилизация турында сораулары булган югары уку йортлары студентлары мөрәҗәгать итә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100