news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Саклану министрлыгы контрактникларга эш сәгатеннән тыш түләү тәртибенә төзәтмә кертте

Саклану министрлыгы контрактникларга эш сәгатеннән тыш түләү тәртибенә төзәтмә кертте
Фото: © «Татар-информ»

Россия Саклану министрлыгы контрактникларга өстәмә ял көннәре бирү урынына акчалата компенсация түләү процедурасына үзгәрешләр кертте. Хәзер компенсацияне узган ай өчен акчалата тәэмин итү белән бер үк вакытта алып булачак. Саклану министры Андрей Белоусов шул хактагы боерыкны имзалады, дип яза «Парламентская газета».

Контрактниклар, калган барлык хезмәткәрләр кебек үк, хезмәт итү вакытының билгеләнгән регламентын үтәргә бурычлы, ул атнасына 40 сәгатьтән артмый. Әлеге лимиттан артып киткән вакыт нормадан тыш эшләнгән вакыт дип санала. Әмма хәрбиләр сугышчан кизү тору һәм өйрәнүләр кебек вакыты чикләнмәгән чараларга да җәлеп ителергә мөмкин, моның өчен өстәмә ял көннәре каралган, аларны акчага алыштырырга мөмкин.

Яңа закон нигезендә, акчалата компенсацияне мондый чаралар тәмамлангач кына түгел, ә үткән ай өчен акча алган вакытта да түләячәкләр.

Яңа боерык шулай ук җитәкчеләргә, түләүләр суммасы урынына ял көннәре санын гына билгеләргә мөмкинлек биреп, түләүләр процессын гадиләштерә. Саклану министрлыгында искәртүләренчә, бу «түләүне оператив рәвештә һәм үз вакытында башкарырга» мөмкинлек бирәчәк.

Контракт төзегән хәрбиләр түбәндәге очракларда: яңа хезмәт урынына күчкәндә, ял вакытында (елга бер тапкыр) һәм хәрби-табиб комиссиясе юлламасы буенча медицина учреждениеләрендә дәвалану өчен, һава, су һәм автомобиль (таксидан тыш) транспортын да кертеп, транспортның төрле төрләреннән файдалану чыгымнарын каплау хокукына ия. Хәрби гаиләсенең бер әгъзасы шулай ук ял урынына бару һәм кире кайту өчен компенсация ала ала.

Хәрби хезмәттән азат ителгәндә яки яңа урынга күчкәндә контрактниклар гаилә әгъзалары өчен бушлай сәфәр һәм транспортта 20 тоннага кадәр шәхси милек илтүне рәсмиләштерә ала.

Хәрбиләр һәм аларның гаиләләренә торак, ә ул булмаганда арендага алган өчен компенсация тәкъдим ителә.

Советлар Союзы, Россия Федерациясе Геройлары һәм Дан орденының тулы кавалерлары аена 100 литр бензин нигезендә исәпләнгән автомобиль ягулыгына акчалата компенсация алу хокукына ия. Контрактникларга, шул исәптән хәрби хезмәттән азат ителүчеләргә дә, формалы кием урынына акчалата компенсация түләнә.

Иң зур күләмдәге компенсацияләр хезмәт итү вакытында яраланган, имгәнгән яки һәлак булган очракта билгеләнә. Махсус операциядә катнашучы хәрбиләр өчен компенсация күләме имгәнү дәрәҗәсенә бәйле рәвештә 100 меңнән 3 миллион сумга кадәр, ә һәлак булган очракта 5 миллион сум тәшкил итә. 2024 елның 12 ноябреннән соң алынган имгәнү буенча түләүләр өчен дифференциация гамәлдә.

Әгәр җәрәхәтләр инвалидлыкка китерсә, бер тапкыр бирелә торган акчаның күләме 4 миллион сум тәшкил итә. Шулай ук җәрәхәтләнгәннән соң инвалидлык төркемен билгеләгән вакытта хәрбиләр бер тапкыр бирелә торган өстәмә түләү ала: I төркем өчен аның күләме – 2 454 493 сум, II төркем өчен – 1 636 328 сум, III төркем өчен 818 164 сум тәшкил итә. Хәрби хезмәттән сәламәтлек буенча һәм яралану сәбәпле азат ителгән вакытта тагын 3 272 657 сум каралган.

Моннан тыш, яраланган хәрбиләр айлык акчалата компенсация алу хокукына ия. 2024 елда түләүләрнең күләме, 4,5 процентка индексацияләп, I төркем инвалидлар өчен – 22 908 сум, II төркем өчен – 11 454 сум, III төркем өчен 4 581,72 сум тәшкил итә. Хәрби һәлак булган очракта, компенсацияне аның туганнарына бирәләр. Аларның шулай ук җирләү һәм сайланган яшәү урынына бару, һава транспортыннан тыш, тимер юл яки башка төр транспорт белән 20 тоннага кадәр йөк илтү чыгымнарын да каплыйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot